Мы в социальных сетях

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан контроль-касса техникасын куллану буенча яңа тәртибенә күчүнең соңгы этабы тәмамланды. Салым органында барлыгы 1115 онлайн-касса теркәлгән, шул исәптән 2019 елның 1 яртыеллыгында – 3 622.

Онлайн-кассалар куллану бизнесменнарга реаль вакыт режимында үз эшчәнлекләре күрсәткечләрен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә һәм үз бизнесларын контрольдә тоту өчен үзенчәлекле коралга әверелә.

2003 елның 22 маендагы 54 нче Федераль законга төзәтмәләр нигезендә, үзләре җитештергән товарларны сату эшләрен башкарганда, хезмәт килешүләре төзелгән хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләргә контроль-касса техникасын 2021 елның 1 июленә кадәр кулланмаска рөхсәт ителә.

Дүшәмбе, 19 август 2019, 09:43