Мы в социальных сетях

8 сентябрьдә 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр «Төзүче» стадионы янындагы мәйданда, шулай ук «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм С.П.Титов исемендәге скверда «Без бу дөньяны рәсемгә төшерәбез» флешмобы оештырачак. Массакүләм чарада 1000гә якын кеше катнашачак. Чараны "Энергетик" мәдәният йорты оештыра. Шул ук вакытта Д.М. Бибишев  исемендәге паркта меңләгән чаллылы «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты оештырган "Җәйге калейдоскоп" флешмобына кушылачак. 7:00дән 22:00сәгатькә кадәр шәһәрдәшләр «Бердәмлектә-көч» флешмобында катнаша ала. Анда 1000 кеше җәлеп ителгән. Чараны шулай ук "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты оештыра. 7:00дән 12:00 сәгатькә кадәр " Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Балачак-ул син һәм мин» акциясе узачак. Чара 1000 яшүсмерне колачлаячак. "Алкогольсез Территория" флешмобы 12:00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында оештырыла. Габдулла Тукай исемендәге яр буе территориясендә бу көнне 7:00дән 22:00 сәгатькә кадәр «Яхшылык бүләк ит» акциясе узачак. Комсомол районында флешмобларны "Энергетик" мәдәният сарае оештыра.

Пәнҗешәмбе, 15 август 2019, 13:10