Чаллы спортчылары Удмуртия Республикасында «Оптимист» яхт классында Воткинск Кубогына үткәрелгән җилкән спорты ярышларында катнаштылар. Регатага Казан, Пермь, Яр Чаллы, Ижевск, Сарапулдан 8 яшьтән 15 яшькә кадәр 50дән артык яхтсмен килгән. Чаллының "Заря" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дүрт медаль яулады. «Оптимист» классында кызлар арасында Арина Хашимова 2 урынны алды. Кызлар арасында "Оптимист Кадет" классында Элина Әхмәтшина-икенче, Кира Клименко өченче булды. Егетләр арасында Виктор Синютин җиңү яулады.
Спортчылар тренер Сергей Червяков кул астында шөгыльләнә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 август 2019, 13:37