Мы в социальных сетях

Чаллылылар терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә кушылачак

Чаллылылар терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә кушылачак, ул Россиядә 3 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бүген 18:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе узачак. Катнашучылар террорчылар кулыннан бер сәбәпсез һәлак булган барлык корбаннар истәлегенә су тутырылган касәдән үсемлекләргә су сибәчәк. 18:30да Энтузиастлар бульварында ел саен үткәрелә торган "Шәм кабыз!" 2004 елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган акциясе оештырыла. Ул вакытта тоткынлыкка 1200дән артык кеше эләгә, 330дан артык кеше һәлак була, шул исәптән 180 бала. Әйтергә кирәк, бу көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

Сишәмбе, 3 сентябрь 2019, 14:31