Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 23 нче мәктәптә Укучылар советы спикерын һәм шәһәр Укучылар советы депутатларын сайлауларның барышын бәяләде һәм балалар белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең 63 мәктәбендә сайлау комиссияләре булдырылган. Мәктәп үзидарәсенең яңа составын сайлауда 1-11 сыйныф укучылары катнаша.

«Без моны мәктәп яшеннән үк укучыларны билгеле бер сәяси культурага өйрәтү өчен эшлибез. Без олылар моны үзебезнең балаларыбызга күрсәтергә тиеш. Бу мәктәптә үзидарә спикеры вазыйфасына сайланырга лаеклы җиде егет һәм кыз бар. Алар үзләренең программалары белән чыгыш ясадылар, аларны якладылар, үз сайлаучыларының – әлеге мәктәп укучыларының кискен сорауларына җавап бирделәр. Сайлау комиссиясе формалаштырылган, рәис, сәркатип бар. Алар килүне күзәтәләр, яшерен тавыш бирүне оештыралар, исәп-хисап алып баралар. Бу да бик мөһим. Балалар бу процесска җәлеп ителгән», - диде Наил Мәһдиев.

 23 нче мәктәптә җиде кандидат программасы тәкъдим ителгән, алар арасында «Юнармия» сафларына керүче Андрей Малышев та бар.

Бу көнне кич белән спикерлар исемлеге билгеле булачак.

Якшәмбе, 8 сентябрь 2019, 12:25