Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Советының кече залында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов аның әгъзаларына теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыдан Яшьләр парламентына Рафаэль Вәлиев (Студентлар һәм укучы яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге директоры), Виталий Скачков («Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр Советы» Җирле иҗтимагый оешмасы, «Заман» яшьләр үзәге) һәм Алена Мингалеева ("Шәһәр студентлар Советы" муниципаль берәмлеге) керде.

Конкурсның беренче, заявка этабында гариза бирүчеләрдән 444 гариза кабул ителгән, шуларның 390ы конкурста катнашуга кертелгән. Конкурсның алдагы этапларында яшьләр парламенты составын формалаштыру һәм кандидатлар өчен тавыш бирү уздыру буенча кандидатлар катнашында чаралар үткәрелде. Татарстанның алты шәһәрендә дебатлар узды, аларда 236 кандидат катнашты. Өченче этап кысаларында тавыш бирүдә «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында сораштыру» порталында 10 меңнән артык кеше катнашты, 23 меңнән артык тавыш алынды. 11 сентябрьдә оештыру комитетының йомгаклау утырышы булды, анда яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс нәтиҗәләре расланды. Яшьләр парламентының беренче утырышына 92 әгъза сайланды, аларның 37се - муниципаль районнар, 35е-яшьләр оешмалары, ә 20се үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. Аннары ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисен сайлау булды. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә рәис итеп Нина Шимина сайланды.

Якшәмбе, 29 сентябрь 2019, 14:30