Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Надежда Андреевна Гурьянова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Вологда өлкәсенең Спас авылында туа. Белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый. 1942 елда яралы сугышчылар өчен госпитальдә эшли башлый, авыруларны карый. 1943 елда аны Архангельск өлкәсенә торф чыгарырга, тимер юлда хәрәкәт итүче состав эшен тәэмин итү өчен җибәрәләр. 1944 елның гыйнварына кадәр эшли, аннан колхозга кайтып, бригадирлыкка керә. Надежда Андреевна 1947 елда кияүгә чыга, ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыштан соң Пищеторг системасында эшли. 1979 елда пенсиягә чыга, 2001 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Хәзерге вакытта ике баласы, бер оныгы, ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. 

Дүшәмбе, 30 сентябрь 2019, 14:23