Мы в социальных сетях

Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә (КХР) югары педагогик уку йортларының Кытай-Россия берлеге кысаларында спорт белеме һәм тәрбия проблемалары буенча өч көнлек Форум уза. Форум Кытай һәм Россия университетларында физик тәрбия буенча белем бирү программаларын эшләүгә; Россия һәм Кытай мәктәпләрендә һәм Пекин-2020 кышкы Олимпиадага әзерлек контекстында студентлар өчен физик тәрбия һәм спортның кышкы төрләре буенча уку планнарының үзгәрүенә багышланган. Чарада Әлфинур Галиәкбәрова җитәкчелегендәге Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты делегациясе дә катнаша.

Аның барышында Пекин педагогика университеты проректоры Чжоу Цзоуй Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты потенциалына югары бәя бирде. 

Мәскәү педагогия дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты Россия һәм Кытай ягы өчен чаралар оештыруга актив мәйданчык булып тора. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының үзенчәлекле белем бирү учреждениесе булуына да басым ясады. "Яр Чаллы-Россиянең эре индустриаль үзәге. 70 нче елларда искиткеч «Камаз» автомобиль заводы ачылды, ул Россия базарында да, чит илләрдә дә актив үсеш ала.  Бу яктан караганда, шәһәр педагогик кадрларга, үсеп килүче буынны тәрбияләячәк заманча укытучыларга мохтаҗ. Киләчәктә алар – безнең Россия индустриясен алга җибәрәчәк белгечләр. Россия – күпмилләтле ил. Татарстан - ул күп милләт вәкилләре тату яши һәм эшли торган республика.  Республика һәм Яр Чаллы шәһәре зур һәм бөек илнең барлык үзенчәлекләрен үз эченә ала. Яр Чаллы педагогия университеты безнең Союзга керсә, дөрес булыр дип саныйм» ,- диде ул.

Кытай-Россия югары педагогик уку йортларының барлык әгъзалары да әлеге инициативаны хуплады. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты югары педагогик уку йортларының Кытай-Россия Союзы составына керде.

Җомга, 29 ноябрь 2019, 10:01