Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Безгә кырык өченчедә – медальләр бирделәр. Һәм бары тик кырык бишенчедә генә паспортлар" шәһәр хәрби-тарихи конкурсының финалы узды. Чара Россиянең Хәрби дан көненә һәм Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган. Конкурс шәһәрнең гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре укучылары арасында узды. Анда 18 команда катнашты.

Конкурс программасы интеллектуаль уеннан торды, анда Ленинградның героик оборонасы, блокададагы шәһәр мәдәнияте темаларына кагылдылар. Катнашучылар шулай ук «Фронт хатлары» дигән иҗади конкурс – өй биремен тәкъдим иттеләр.

Конкурста катнашучыларның чыгышларын хезмәт ветераны, КАМАЗ төзелеше ударнигы Юрий Платонов, Автозавод районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәнзия Фәттахова, «Заман» яшьләр үзәге директоры Анна Кузнецова, 26 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Николай Суходоев, «17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе» педагог-оештыручысы Лариса Боганова бәяләде.

Конкурста 7 нче мәктәп командасы җиңде, икенче урында - кадет полициясе «Калкан» командасы, өченче урында 48 нче мәктәп командасы. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнде.

Җомга, 7 февраль 2020, 16:54