Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге Россиядә беренче тапкыр "Ак барс Банк" ААҖ белән "Ана (гаилә) капиталы акчаларын беренчел взносны түләүгә яки кредит буенча төп бурычны түләүгә файдалану турында гаризалар кабул итү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында" килешү төзеде. Төзелгән килешү кысаларында ана (гаилә) капиталы акчалары белән Татарстан гаиләләрендә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту уңайлырак булачак.

"Ана (гаилә) капиталын кредитларны түләүгә тизрәк юллау өчен, тиешле гаризаны кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә кредитны рәсмиләштереп, кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирүче кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү дә җитә", - дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлеге килешү Демография илкүләм программасы кысаларында һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән 35 номерлы «Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән, 35,8 мең гаилә 13,8 млрд сумнан артык акча белән эш иткән. Ана капиталы акчаларын файдалануда иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту. Мондый мөмкинлектән автокаланың 90% гаиләсе файдаланган.

Дүшәмбе, 23 март 2020, 11:29