Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү хроникасы» шәһәр медиаконкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге фоторәсемнәр сәнгатен яратучылар катнаша ала.

Конкурсның номинацияләре: «Җиңү варислары»: авторлар коллективы иҗат эшләре – Бөек Ватан сугышына багышланган патриотик хәрәкәтләрдә һәм чараларда катнашучыларның фотопортретлары һәм фоторәсемнәре, офицерларның, вакытлы хезмәт солдатларының, локаль сугышта катнашучыларның фотосурәтләре һәм башка фотолар;  «Яшь патриотлар»: Яр Чаллы шәһәренең патриотик клублары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган фоторәсемнәр, жанрны автор үзе сайлый; «Һәйкәлләр»: Ватан Герое (геройлары), сугыш һәм хәрби хезмәт ветеранының (ветераннарын) чын йөзен ачып бирүче, күрсәтүче, халык каһарманлыгын, үз-үзләрен корбан итүчеләрнең (һәйкәлләрне, стелаларны, монументларны һ.б.) батырлыгы чагылдырылган фоторәсемнәр; «Минем героем»: Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның туганнарына һ. б. багышланган фоторәсемнәр; «Шәһәрдә 9 Май»: Җиңү көненә багышланган шәһәр бәйрәмнәреннән фотолар; «IT-фотосурәтләр»: заманча график редакторлар ярдәмендә редакцияләнгән тематик фотолар (Photoshop; Corel; MC һ. б.). Шулай ук "Интернет тану" дигән махсус номинация гамәлгә куелды, анда интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булачак.

Конкурс фотоэшләр (бер номинациядә өчтән дә артык булмаган санда) jpg форматындагы электрон вариантта mcnur@mail.ru адресына гариза белән 17 апрельгә кадәр бергә кабул ителә.  Катнашучыларның фотоэшләреннән онлайн күргәзмә 20 апрельдән 20 майга кадәр барачак. Конкурс жюрие сайлап алу критерийлары нигезендә билгеләячәк җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Конкурс турында нигезләмә белән биредә, катнашу өчен гариза формасы белән монда танышырга мөмкин.


Сишәмбе, 24 март 2020, 09:13