Мы в социальных сетях

Өй телефонына шалтырату иртәнге дүрттә башлана. 68 яшьлек пенсионер ханымга хәвефле хәбәр җиткерәләр һәм юл конфликтын хәл итүдә ярдәм тәкъдим итәләр. Мәсьәләнең бәясе – 600 мең сум. Бу сумманы улын коткару өчен билгесез счетларга күчерергә кирәк була. Автокалада яшәүче бер ханым «игелекле кешеләр»не игътибар белән тыңлый, әмма алар әйткәнчә эшләми. Соңрак ул тәртип сакчыларына белдергәнчә, караклыкның әлеге төре турында танышларыннан ишеткәне була.

Шәһәрнең яңа өлешендә яшәүче 73 яшьлек хатын-кыз да бик уяу булып чыга. Төнге шалтырау уяу хатын-кызны битараф калдыра һәм алдакчылар алырга ниятләгән 100 мең сум акча да янга кала. Сөйләшүне өзеп, пенсионер ханым  булган хәл турында полициягә хәбәр итә.

85 яшьлек чаллылыга ялган хокук саклау органы хезмәткәре белән сөйләшергә туры килә. Өлкән яшьтәге ханымга ул үзен тикшерүче итеп таныта һәм оныгы җәяүлене бәрдергән, ә зыянны түләтү һәм җаваплылыктан качу гаеплегә 700 мең сумга төшәчәк дип белдерә. "Тәртип сакчысы" пенсионер ханымны үз туганына ярдәм итәргә чакыра, тик ул нык тора, ялганчыга бирешми. Полицейскийлар җинаятьчеләрне ачыклау һәм аларны тоту буенча чаралар күрә.

Кызганычка каршы, 81 яшьлек ханымда шуңа охшашлы хәбәр шик тудырмый. Ул шалтыратучыга ышана һәм улын коткарырга бар көчен куя. Җинаятьчеләрнең кушуы буенча ул төнлә өйдән чыгып, банкомат аша алар хисабына 70 мең сум акча җибәрә. Шуннан соң гына улына шалтыратып, аның эшләре турында сораша. Улы белән бернинди күңелсезлекләр дә булмавы ачыклана. Зыян күрүче ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексы 159нчы маддәсенең 2 нче бүлеге буенча (мошенниклык юлы белән гражданинга зур зыян китерү) җинаять эше кузгатылган, ул 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Бу очраклар чираттагы тапкыр гомумтанылган куркынычсызлык кагыйдәләрен раслый: телефон трубкасындагы тавышларга ышанырга ярамый. Якыннарың турында хәвефле мәгълүмат алган очракта, кичекмәстән сөйләшүне өзеп, якыннарыңа һәм полициягә шалтыратырга кирәк.

Сишәмбе, 7 апрель 2020, 11:38