Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча мохтаҗлыгы булган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен (9 һәм 11 сыйныфлар) ике мең планшет сатып алынган. 354 планшет Чаллы укучыларына вакытлыча файдалануга тапшырылды.

Бүген 40 нчы мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова планшетларның берсен 9 нчы сыйныф укучысы Леон Агафоновка тапшырды.

Искәртеп узабыз, Чаллы укучыларына дистанцион уку өчен мәктәпләрдән 157 ноутбук бирелгән иде.

Шимбә, 18 апрель 2020, 16:27