Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кушуы буенча эшмәкәрләр белән очрашу булды. «Тулпар» сәүдә үзәге җитәкчелеге һәм шунда бина арендалаучы эшмәкәрләр арасында килеп чыккан низагны хәл итү турында фикер алышу узды. Очрашуның модераторы булып Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

"Тулпар" сәүдә үзәге арендаторларын Ирина Грегоржевская тәкъдим итте. Очрашуга ул юристлар белән килгән иде. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләр хәзерге шартларда аренда түләүләре суммасының зур булуына, шулай ук администрациянең аларга сәүдә урыннарына керүне тыюына зарлана. «Безнең зур бурычлар җыелачак. Минем сумма зур түгел, әмма аена 100-150 мең сум түләүче арендаторлар бар. Без коммуналь хезмәтләр өчен түләргә әзер. Без 85 кеше, үз хокукларыбызны яклау өчен җыелдык, 55 имза җыйдык. Прокуратурага шикаять яздык, чөнки анда бинага керүне тыю мәсьәләсе дә бар әле», – дип үз фикерен белдерде эшмәкәр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Тулпар» сәүдә үзәгендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче 360 эшмәкәр үз эшчәнлеген алып барды. Бүген арендага алучылар һәм арендага бирүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр яклар арасында килешү нигезендә җайга салына.

"Эшмәкәр түләүне кичектереп тору турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бүген аренда түләве буенча кичектереп түләү алгоритмы бар һәм аннан сез аеруча зыян күргән өлкәләр исемлегенә эләксәгез, файдаланырга була. Бу исемлек безнең яки шәһәр тарафыннан түгел, ә РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән», – диде «Тулпар» сәүдә үзәгенең башкарма директоры Сергей Морозов.

"Сәүдә үзәгенә килгәндә, без арендада торучыларга каршы килмичә, аларны сәүдә үзәгенә керттек, әмма бу хаоска әверелде. Безнең хезмәткәрләр өйләрендә, шуңа күрә физик яктан алар белән эшләү мөмкинлегебез юк", - дип аңлатты ул.

"Без, үз чиратыбызда, эре сәүдә үзәкләре эшчәнлегендә зыян күргән тармаклар исемлегенә кертүдә ярдәм итүне сорап, республика дәрәҗәсенә чыктык. Хәзер ресурс белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан аванс түләүләрен бетерү мәсьәләсе хәл ителә, рәсми документ көтәбез. Без шулай ук сәүдә үзәкләре эшчәнлегендәге төп мәсьәләләрнең берсе - милеккә салым түләүне кичектереп торуны күтәрдек. Әгәр бу мәсьәләне хәл итә алсак, сәүдә үзәкләре арендаторларына сизелерлек ярдәм күрсәтә алачак", - дип билгеләде Наталия Кропотова.

Нәтиҗәдә, эшмәкәрләр өчен сәүдә урыннарына керү мөмкинлеген килештерү турында карар кабул ителде. Моның өчен график төзергә кирәк булачак. Моннан тыш, яклар бер атнадан соң тагын бер очрашу уздырырга килештеләр. Бу вакыт эчендә «Тулпар» сәүдә үзәге җитәкчелеге һәм арендаторлар аренда түләү мәсьәләсен хәл итү буенча конструктив тәкъдимнәр әзерләр дип планлаштырыла.

Сишәмбе, 21 апрель 2020, 18:03