Мы в социальных сетях

Татарстанда барлыгы 65 яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очрагы расланган: 6 кеше хастаханәгә салынган, 59 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма). 7 очрак – читтән кертелгән, 58 очрак-авырулар белән элемтәдә булучыларда ачыкланган.

 28 апрельгә республикада барлыгы 697 очрак теркәлгән. Алар арасында Татарстанда пациентта COVID-19 инфекциясе расланган беренче үлү очрагы теркәлгән. ТР да коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, кичә Яр Чаллы хастаханәсендә 1950 елда туган ир-ат вафат булган. 

13 апрельдә ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла, 15 апрельдән 2 нче шәһәр хастаханәсендә  "яңа COVID 19 инфекциясе, авыр форма. Хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония" диагнозы белән стационар дәвалауда була. Анда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. 23 апрельдән ир-ат ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Диагноз экспертиза белән расланган.

Сишәмбе, 28 апрель 2020, 11:10