Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөсәллия Гаделша кызы Салиховага 95 яшь тулды. Аңа Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Мөсәллия Гаделша кызы Башкортстан АССРның Аскын районы Кучан авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа.

 Сугыш вакытында кыр эшләрендә дә, урман әзерләүдә дә эшли. 1949 елда кияүгә чыга. Ире белән бергә Пермь краена китә, анда торф ятмаларын эшкәртүдә хезмәт куя. Соңрак гаилә Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәренә күчеп килә. Яр Чаллы шәһәрендә Мөсәллия Гаделша кызы 1990 елдан бирле яши. Ул биш бала тәрбияләп үстергән, аның 12 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. 

 «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 13 май 2020, 14:09