Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Заман» яшьләр үзәге «Җиңү көне белән!» иҗади эшләр шәһәр конкурсы уздырды. Быел бәйге онлайн форматта оештырылды. Иҗади чарада 9дан 30 яшькә кадәрге чаллылылар катнашты. Жюри хөкеменә 28 эш тәкъдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын Эльвира Арслановага бирелде.

2 урында Элина Минһаҗева.

3 урында абыйлы-энеле Раяновлар: Радмир һәм Данияр.

"Заман" яшьләр үзәгеннән махсус призлар белән Миләүшә Имамова, Рәзинә Хаҗиева, Надежда Аристархова бүләкләнде. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнар һәм призларга ия булды.

Пәнҗешәмбе, 14 май 2020, 10:52