Казанның Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбе шахматчылары арасында иптәшләрчә интернет-матч chess.com сайтында узды.
Яшь шахматчылар уйнадылар 40 тактада икешәр партия уйнадылар (10'+3" контроле белән). Командалар составында Россия беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар: Зарина Шәфигуллина, Мария Якимова, Руслан Мортазин, Роберт Сафин, Яна Мәгизова һәм Татарстанның башка әйдәп баручы яшь шахматчылары. 48:32 исәбе белән чаллылылар җиңде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 май 2020, 11:53