Мы в социальных сетях
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Яр Чаллының Рябинушка бистәсендәге Ульянов урамы буенча янгын турында хәбәр 18:56 сәгатьтә килеп ирешә. Дүрт участокта ике шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары яна. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоныннан урында 9 берәмлек техника эшли. 19:43 локальләштерелә. Янгын мәйданы ачыклана. Вакыйга урынына шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов чыкты.

15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта янгын локальләштерелгән, шулай ук үзәк буенча төп учак сүндерелгән. Хәзерге вакытта су сибү һәм җыештыру эшләре бара.

Урында янгын сәбәпләрен ачыклаучылар эшли. Коткаручылар сөйләвенчә, 16 яшьлек яшүсмерне КБМҮкә китергәннәр. Ул өйдә әбине чыгарганда, төтен белән агуланган.


"Кем зыян күргән, кемнең йортлары януын, милекчеләрен ачыклаячакбыз. Безнең яктан нинди ярдәм кирәк булса, ул күрсәтеләчәк. Минемчә, иртәгә иртән барлык мәгълүматлар да булачак. Хәзер тулы ачыклык юк. Әлегә эчке якта ниләр булганын белмибез. Моны эшләр тәмамланганнан соң гына белергә мөмкин булачак. Зыян күрүчеләрне сораштырганнан соң гына ачыклык кертеләчәк", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өйләре янгыннан зыян күргән кешеләрне урнаштыруда Камазжилбыт ярдәм итәргә әзер: "Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Беренче этапта кирәк булган бөтен нәрсәне, ә иртәгә кемгә нәрсә һәм нинди күләмдә кирәклеген өйрәнәчәкбез. Без кешеләрне ярдәмсез калдырмыйбыз. Мондый авыр тормыш шартларында кешеләрне ташларга ярамый", - дип өстәде шәһәр башлыгы.

Вакытлыча Рябинушка бистәсендә йортларда ут юк. Якын арада "Горсвет" халыкны яктылык белән тәэмин итү өчен дежур генераторлар китереп бирәчәк. Башкарма комитет янгын зонасында булган кешеләрне чыгару өчен автобус оештыра.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең соңгы мәгълүматлары буенча, бер йорт һәм алты хуҗалыкның каралты-курасы янган. Янгын сүндерүчеләргә биш күрше йортка янгын чыгу куркынычын бетерергә мөмкин булды.

Тулырак мәгълүмат иртән биреләчәк.

Чәршәмбе, 12 август 2020, 21:11