Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң Машиностроительная урамы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Объектта эшләрне «Трест «Камдорстрой» компаниясе алып барды. Объектның бәясе – 283,57 млн сум.

Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәрге участокны ремонтлау «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарылды. Ремонт барышында биредә өслек тулысынча яңартылган, яктырту, яңа тротуарлар төзекләндерелгән, светофор объектлары һәм 200 юл билгесе куелган, җәяүлеләр кичү юллары һәм киртәләр урнаштырылган.

"Бүген без сәнәгать шәһәре өчен бик мөһим һәм кирәкле юл участогын – Машиностроительная урамын ачабыз. Чаллылыларның һәрберсе диярлек биредә нинди юл булуын белә, аның хәзер ничек үзгәрүен күрә. Ике полосалы иде, өч полосалы булды. Яхшы трафиклы яктырту белән. Юллар-шәһәрнең йөзе. Күрәбез ки, ил җитәкчелеге ярдәме белән, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның шәхси ярдәме белән шәһәрдә күп эшләнә. Соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендәге юлларның яхшыруы моңа ачык мисал", - диде Наил Мәһдиев һәм соңгы биш елда шәһәргә юлларны ремонтлауга 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгәнлеген билгеләп үтте.

"Бүгенге көндә транспорт инфраструктурасын модернизацияләү республика шәһәрләре динамикасының аерылгысыз факторы булып тора. 2017 елда старт алган илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда 543 км юл яңартылган, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 343 урында чаралар күрелгән. 2020 елда безнең республикада шәһәрләрнең 55 км урамын, 165 км төбәк юлларын төзекләндерү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару планлаштырыла", - дип билгеләп үтте Алексей Песошин. Ул юл төзүчеләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Юл төзүчеләр ремонтны вакытыннан алда тәмамлый алдылар.


Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин юллар төзү, ремонтлау һәм карап тоту өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Рәхмәт хатына бетон салу комплексы машинисты Илдар Рәхимов һәм асфальтобетон җәю машинисты Павел Сорокин лаек булды.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2020, 12:53