Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Гадәттәгечә, 31 октябрьдә алар өч мәйданчыкта – Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Менделеевск, Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнарыннан 2800 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкә мәйданчыкларында сыер ите, сарык ите, кош ите (казлар, үрдәкләр, тавыклар, күркә), сөт һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчә, камыр ризыклары һәм башкалар киң ассортиментта тәкъдим ителде.

 Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Ренат Бикбов булды.

Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 7 ноябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 31 октябрь 2020, 14:37