Мы в социальных сетях

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Наил Мәһдиев массакүләм мәдәни һәм спорт чараларын уздырмаска кушты.

«Бу спорт һәм мәдәният идарәләренә, барлык мәгариф учреждениеләренә кагыла. Бүген җыр-бию кайгысы түгел. Бәйрәмнәрдән башка билгеле бер вакыт яши алабыз. Кешеләр җыя торган чор түгел. Бу мөрәҗәгать барыгызга да кагыла, бернинди җыелулар булырга тиеш түгел. Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары бар, сезгә, коллегаларыма турыдан-туры йөкләмәм бар. Әйдәгез, балаларыбызны, якыннарыбызны саклыйк. Барлык ярышлар, концертлар һәм җыеннарны имин чорга калдырыйк». «Ситуациягә карап киләсе Яңа ел чараларына әзерләнәчәкбез. Әгәр ул яхшырса, үткәрү форматын билгеләрбез. Әгәр яхшырмаса, ситуациягә карап эш итәрбез», – дип өстәде ул.

Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев шулай ук ярышлар һәм концертлар үткәрү вакытын күчерергә, үзгәртергә тәкъдим итте. «Безнең идарәнең мондый чаралар үткәрүнең дистанцион формасына мөмкин кадәр күчәргә киңәше бар. Элемтәләрнең кимүе – авырулар санының кимүе дигән сүз», - дип билгеләде ул.

Яр Чаллыда пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 912 очрагы теркәлгән. 709 сәламәтләнгән, 26 кеше вафат булган.

Дүшәмбе, 2 ноябрь 2020, 09:29