Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Көн саен трамвай һәм маршрут автобусларын эшкәртү бара. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков искәртеп узганча, автобус һәм трамвай салоннарына шәхси саклану чараларыннан башка керү тыела: "Кондукторлар һәм машина йөртүчеләр салоннарда битлексез пассажирлар була калса, шәхси җаваплылык тотачак. Мондый очракларда аларга трамвайны туктатырга һәм пассажирларның битлек киюен таләп итәргә киңәш ителә. Күпләрнең битлекләре булса да, керү юлында алар кияләр дә, хәрәкәт иткәндә аларны төшерәләр. Без кондукторлардан пассажирларны даими карап, тикшереп торуларын сорыйбыз", - дип сөйләде спикер.

Дүшәмбе, 9 ноябрь 2020, 10:56