Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде. Ул мэр Наил Мәһдиев белән бергә «Шатлык» яшьләр үзәгенең яңартылган бинасын карады.

Учреждениедә 2018 елдан башлап этаплап үткәрелгән капиталь ремонт тәмамланды. Республика бюджетыннан яшьләр үзәген ремонтлауга 70,7 млн сум бүлеп бирелгән. Капиталь ремонт барышында бинаның фасадын, керү урынын яңарттылар, барлык инженерлык системаларын, тәрәзәләрне алыштырдылар, яңа ишекләр һәм витражлар урнаштырылды. Төзекләндерү эшләре яшьләр үзәге территориясенә дә кагылды. Биредә тротуар плиткасы җәелгән.

Бина эчендә дә шактый үзгәрешләр булды. Шулай итеп,180 урынга исәпләнгән төп «Премьер» залын ремонтлау башкарылган, сәхнә җиһазлары монтажланган, корылмалар һәм җиһазлар сатып алынган.

Дамир Фәттахов учреждениедә яшьләрнең иҗади проектларын гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте: "Сәхнә, тавыш, студия бар!".

 Яңартылган Яшьләр үзәгендә проектлау һәм «Вакыйгалар технологияләре» event-остаханәсе кебек киңлекләр барлыкка килде.

Музыкантлар өчен Sound Zone булдырылган – бу вокал һәм тавыш яздыру студиясе. Аларның һәркайсында тавыш изоляциясе эшләнгән.

 Министр Дамир Фәттахов берничә ел музыка мәктәбендә укыган һәм берничә музыка уен коралында уйный белә.

Яшьләр үзәгендә тагын бер заманча зона – «Дуспочмак» кунак бүлмәсе барлыкка килде. Биредә ирекле китапханә оештырылган, китаплар укырга, үзәктә тәрбияләнүчеләрнең видеоклипларын карарга мөмкин. Тавышсыз наушниклар кунак бүлмәсендәгеләргә комачауламаска мөмкинлек бирәчәк.

 Керү урыны янында коворкинг-зал урнашкан, ул ябык мәйданчыкка чыга. Киләчәктә биредә җәен киносеанслар оештырырга булачак.

 Хореография өчен дә заллар яңартылды. Алар өчәү булды. Төп заллардан тыш хип-хоп залы да ремонтланган.

 «Гараж» остаханәсендә телестудия оештырылды. Шулай ук биредә пластинкалы фотозона да бар. Моннан шулай ук граффити белән декорацияләнгән ябык мәйданчыкка чыгарга мөмкин.

 "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Яр-Че" кофейнясы барлыкка килде. Аның өчен аерым керү урыны булдырылган.

Дамир Фәттахов капиталь ремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм тиздән республика яшьләр үзәкләре җитәкчеләренең "Шатлык" яшьләр үзәгендә күчмә очрашуын үткәрергә тәкъдим итте.

Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 17:38