Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өмә үткәрелде, аның кысаларында Расскольников һәм М. Юнысов урамы буйлап 1500дән артык агач утыртылды. Чарада "Горзеленхоз" белән берлектә Үзәк район администрациясе, Башкарма комитет, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Бүген тирәкләр(гибрид - 38) утыртылды. "Горзеленхоз" ААҖ генераль директоры Азамат Вильданов сүзләренә караганда, бу агач төре мамыкланмый. Димәк, аллергия китереп чыгармый. "Агачны кышын утырту яхшырак. Чөнки агач йоклый, шуның белән 100 процент тернәкләнү тәэмин ителә", – дип билгеләп үтте ул.

 Агачлар утырту идеясен дүшәмбе көнне шәһәр мэры Наил Мәһдиев анонслаган иде.

Шимбә, 14 ноябрь 2020, 10:29