Мы в социальных сетях

Мэриядә Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып узды.

Агымдагы елның 10 аенда аварияләрнең торышы турындагы доклад белән Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков чыгыш ясады. ЮХИДИ башлыгы хәбәр иткәнчә, быелның 10 аенда Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 404 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 16 кешенең гомере өзелгән, 489 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, шәһәрдә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү күзәтелә: узган чорда 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2020 елның 10 аенда балигъ булмаганнарның саксызлыгы буенча 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары турында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков сөйләде. Быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында дүрт автомобиль юлында эшләр башкарылган. Әлеге программа буенча барлык объектларда да эшләр тулы күләмдә тәмамланган. «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча биш автомобиль юлында эшләр бара, шуларның өчесе тулы күләмдә тәмамланган, калган икесендә әзерлек 99 һәм 90% тәшкил итә.

"Барлык проектлар да Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге белән килештерелгән һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге барлык таләпләргә туры килә. Светодиодлы индикацияле коймалар, юл билгеләре, шулай ук флуоресцент пленкалы юл билгеләре куелган. Яңа светофор объектлары урнаштырылган", - дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук чаралар кысаларында 125 юл тамгасы куелган, шәһәрнең 20 белем бирү учреждениесе янында 38 ясалма юл тигезсезлеге комплекты төзекләндерелгән.

"Тулаем алганда, Яр Чаллы шәһәрендә зур эш башкарылды. Бирегә килер алдыннан без билгеләнгән барлык 27 урын буенча да диярлек йөреп чыктык, анда эшләр тулы күләмдә башкарылган. Моннан тыш, муниципаль юл фонды калдыклары хисабына Башкарма комитет һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе белән берлектә белем бирү оешмалары янында чаралар башкарылды", - дип билгеләде Ленар Габдрахманов.

Ленар Габдрахманов шулай ук Чаллының мәктәпкәчә учреждениеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүне оештыруны югары бәяләде. «Без бүген 104 нче балалар бакчасында булдык. Үз көчебез белән автошәһәрчек төзедек һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча эш тиешле дәрәҗәдә алып барылганлыгы күренә, бу бакчада тәрбияләнүчеләр катнашында бер генә юл-транспорт һәлакәте дә булмады», – дип ассызыклады ул.

Җомга, 13 ноябрь 2020, 16:44