Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Гасимә Галимҗан кызы Маликова һәм Әлфия Шияк кызы Гобәйдуллина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга ТИҮ рәисе Светлана Гурлева да кушылды.

Гасимә Галимҗан кызы Сарман районы Күктәк-Мирсәет авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 1944 елда Иваново өлкәсенә күчеп килә, анда торф чыгаруда эшли. 1958 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Гасимә Галимҗан кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Әлфия Шияк кызы Яр Чаллыда туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул Тукай районы совхозында эшли. Сугыштан соң 1965 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә: төзелештә, леспромхозда, элеваторда, крахмал заводында, шулай ук ашханәдә хезмәт куя. 1966 елда Ханты-Мансийск автономияле округы – Юграның Нефтеюганск шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы энергопоездда оператор булып эшли. 1984 елда Яр Чаллыга әйләнеп кайта.

Әлфия Шияк кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 17 ноябрь 2020, 15:54