Мы в социальных сетях

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 991 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 185,5 тәшкил итә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы территориаль бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лемуза Нәфигуллина хәбәр итте.

Лемуза Нәфигуллина шулай ук белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, медицина һәм транспорт оешмаларын, сәүдә объектларын, югары уку йортларын, балалар уен бүлмәләрен тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде: "Атна эчендә дүрт югары уку йорты тикшерелде, шәһәрнең өч югары уку йортында өстәмә санитар-эпидемиягә каршы профилактик чаралар үтәмәү очраклары ачыкланды. Шуларның берсе Казан инновацион университетының филиалы. Анда кулларны гигиеник эшкәртү өчен шартлар тудырылмаган, холлларда, уку аудиторияләрендә социаль дистанция үтәлми, студентларга шәхси саклану чараларын куллану кагыйдәләре аңлатылмаган, студентлар һәм персонал индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән. Казан Идел буе университеты филиалында студентларның керү фильтры үткәрелми, бәдрәф бүлмәләрендә антисептиклар юк, аудиторияләрнең бер өлеше бактерицид нурландыргычлар белән җиһазландырылмаган"

Шулай ук ТИСБИ Идарә университеты филиалында, «Горсвет» предприятиесендә, Сара Садыйкова ис. концерт залында, "Инсайт", "Взгляд Плюс" медицина оешмаларында, "КАМАЗ" санаторий - профилакторийларында хокук бозу очраклары ачыкланды.

Наил Мәһдиев җаваплы затларга эпидемия куркынычсызлыгы чараларын бозучы оешма җитәкчеләре белән очрашу уздырырга кушты: «Сез тикшергән учреждениеләрнең күбесе билгеләнгән барлык саклык чараларына салкын карыйлар. Алар дисциплинар җаваплылык тотарга тиеш. Бу мәдәният учреждениеләре, муниципаль предприятиеләр, югары уку йортлары җитәкчеләренә кагыла. Аларга аңлатырга кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән бергә һәр очрак буенча тагын бер тапкыр тикшереп чыгу зарур», – дип ассызыклады мэр.

Дүшәмбе, 23 ноябрь 2020, 09:44