Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мэриясендә шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасы һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы булды. Депутатлар шәһәрнең 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы докладны тыңладылар, аның белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

2021 елның, 2022, 2023 елларның планлы чорына муниципаль берәмлек бюджеты турында докладны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр бюджетында торак-коммуналь хуҗалыкны финанслауга түбәндәге күләмдә акча каралган: 2021 елга – 566 615,13 мең сум, 2022 елга – 571 320,83 мең сум, 2023 елга – 576 214,84 мең сум.

Аерым алганда, 2021 елда ТКХ өлкәсендә түбәндәге чыгымнар каралган: күпфатирлы йортларны ремонтлауга –  267 347,0 мең сум; жылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерүгә – 600,0 мең сум; мунча хезмәтләре күрсәтүгә - 3,0 млн сум; территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерүгә - 5, 5 млн сум; урам утларын тотуга - 142 778,24 мең сум; яшелләндерүгә - 112 409,50 мең сум; күмү урыннарын оештыруга һәм карап тотуга - 1 010,02 мең сум; паркларны һәм скверларны тотуга - 27 867,72 мең сум; шәһәр пляжларына хезмәт күрсәтүгә - 1 177,5 мең сум; фонтаннарны су белән тәэмин итүгә - 367,65 мең сум.

«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә башка мәсьәләләр» бүлекчәсе буенча 2021 елга 4 542,50 мең сумга күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга ассигнованиеләр каралган.

Фикер алышканнан соң, ике финанс документын да депутатлар Шәһәр Советының гомуми утырышына раслауга керттеләр. Искәртеп узабыз, узган атнада социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзалары бюджет фаразлары параметрлары турында фикер алышты.

Дүшәмбе, 30 ноябрь 2020, 16:30