Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Данилович Тимофеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга бүләкләрне Комсомол районы башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәрьям Мостафина тапшырдылар.

Павел Данилович ТАССРның Апас районы Тябердино авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннары электр белгечлеге буенча 8 нче Казан технологик училищесын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда тракторчы булып эшли. 1956 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы электрчы, КПД-240 предприятиесендә мастер булып эшли. Хатыны белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән, ветеранның ике оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 1 декабрь 2020, 12:02