Яңа ел алдыннан Тарихи туган якны өйрәнү музеенда «Совет архитектурасы» дигән
проект-лекторий старт алды. Беренче тапкыр бер урында архитектура,
экскурсоводлар, урбанистика һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча
белгечләр очрашачак.
«Энтузиастлар бульвары – туристик объекты буларак» дигән беренче ачык лекцияне Руслан Кутипов үткәрде. Лекция тәмамланганнан соң ул тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
Чара "Чулпан" кинотеатрында узды, ул 50 елдан соң Тарихи-туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында яңадан торгызылды. Кинозалны булдыруда Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин һәм «РБР 16» компаниясе ярдәм итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 декабрь 2020, 17:01