Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020-2021 елларда кышкы чорда су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Салиев сөйләде. Спикер билгеләп үткәнчә, боз өстеннән балык тотарга яратучыларның бозга чыгуы, гражданнарның автомобильләрдә бозга чыгуы кешеләр үлеменең төп сәбәпләре булып тора. Балалар ата-аналар һәм өлкәннәр тарафыннан контроль булмау сәбәпле һәлак була.

Татарстан Республикасы буенча 2020 елда су объектларында һәлак булучылар саны 9%ка арткан. Агымдагы елда ТР территориясендә 88 кеше батып үлгән, шуларның 10сы балалар. 2019 елда 80 кеше, шуларның 6сы – балалар. 64 кеше коткарылган, шул исәптән 10 бала. Үз чиратында, шәһәрдә су объектларында һәлак булучылар саны 37%ка кимегән. 2020 елда 5 кеше үлгән, узган елның шул ук чорында 8 кеше, шул исәптән 1 бала. Ике кеше коткарылган.

Эдуард Салиев Яр Чаллы шәһәре территориясендә куркыныч тудыручы төркеменә кергән сигез массалы бозга чыгу урыны, 4 җәяүлеләр юлы һәм 2 автотранспортта чыгу урыны булуы турында сөйләде. 112 хезмәтенә Түбән Кама ГЭСының тыелган зонасында балыкчыларның бозда булуы турында даими хәбәрләр килә, дип билгеләп үтте ул. «Бүгенге көндә судагы боз калынлыгы 20-25 см тәшкил итә. Яр Чаллының өч районында су объектларын патрульләү өчен мобиль эш төркемнәре булдырылган. Әлеге төркемнәр шәһәр территориясендә урнашкан барлык сулыкларны, шул исәптән ясалма сулыкларны, шулай ук боз астына төшү белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм профилактикалау максатыннан, массакүләм рәвештә бозга чыгу урыннарын һәм кешеләр күпләп чыга торган яңа урыннарны контрольгә алырга тиеш», – дип сөйләде үз чыгышында Эдуард Салиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев ТР Премьер-министры – ТР Гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары Алексей Песошинның су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге уңышлы эше өчен дипломы белән бүләкләнде.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 10:55