Мы в социальных сетях

Яр Чаллыдан MAXX үзәгенең BRP командасы пилотлары Максим Белотелов һәм Александр Поляков белән бергә Россия рекордлар китабына үз исемен язды. Пилотлар Яр Чаллыдан, Бурятия Республикасындагы Байкал күленә – «Байкальская Миля» тизлек фестивален үткәрү урынына кадәр 5 меңнән артык км араны уздылар. Команда Can-Am Maverick X RC Turbo R мотовездеходында 156,45 км/сәгатькә кадәр тизлек белән, АКШ һәм Россиядән профессиональ судьялар комиссиясе теркәгән тизлек рекордын куйды.

Бүләкләү декабрь ахырында "Москва Сити"да үтте. 2021 елда Чаллы командасы Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы флаглары белән зур экспедициядә катнашырга планлаштыра.

Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 10:31