Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Андреевна Южанина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Федия Минхазеева да кушылды. Любовь Андреевна Пермь краеның Пятунино авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Любовь Андреевна туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Пермь краеның Оханск шәһәрендә педагогик белем ала. 1956 елдан пенсиягә чыкканчы Пермь краеның Оханск шәһәре Змеевка авылы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 2018 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Любовь Андреевна ике кыз тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Шимбә, 26 декабрь 2020, 16:04