Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа мәктәп 2021 елда Замелекесье микрорайонында барлыкка киләчәк. Бу хакта Шәһәр Советының дүртенче утырышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: "2021 елның 1 сентябренә Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак. Шулай итеп, яңа уку елы башына Яр Чаллы шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп ишекләрен ачачак. Агымдагы елның октябрендә Татарстан Республикасы президентына эш сәфәре барышында без бу мәсьәлә турында фикер алыштык. Күптән түгел генә Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Замелекесьеда икенче мәктәп төзелешен башлау турында карар кабул итте. Бу район актив төзелә. Бүген өч ел элек төзелгән 39 нчы мәктәптә 2400 бала укый. Шуңа күрә яңа мәктәп төзелеше – кирәкле эш", - диде мэр.

Татарстан Республикасында «Адымнар – белемгә юл» полилингваль комплекслар системасын булдыру проекты кысаларында Яр Чаллыда Чулман проспекты буенча мәктәп төзелә.

Сишәмбе, 29 декабрь 2020, 11:42