Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Крещение Господня бәйрәменә әзерләнәләр. Бөек чиркәү бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру нечкәлекләре турында матбугат конференциясендә «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС үзәге» Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Нугуманов сөйләде.

Ул хәзерге вакытта Мәләкәс елгасында «Преподобный Серафим Саровский» храмы каршында дин тотучыларга коену өчен урын әзерләү бара, дип хәбәр итте. Моның белән «Горзеленхоз» шәһәр предприятиесе шөгыльләнә. Моннан тыш, суны "яктырту" өчен ике урын оештырылачак: Изге-Вознесенский архиерей йорты янында «Боровецкий» чишмәсе территориясендә һәм Табеев яр буенда урнашкан шәһәр пляжы чишмәсе янында.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бәйрәм вакытында куркынычсызлык чаралары тәэмин ителәчәк. Коену урыны суга төшү өчен тотынгычлар, баскычлар, коткару жилетларыһәм башка кирәкле чаралар белән җиһазландырылачак. Коену урыны белән янәшә палаткада кайнар чәй һәм җылы плед биреләчәк. Җәмәгать тәртибен саклауны полиция, ГИМС, коткаручылар, Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Дүшәмбе, 18 гыйнвар 2021, 10:31