Мы в социальных сетях

Бүген «ПАД» МУП хезмәткәрләре ЮХИДИ белән берлектә юлларны кардан чистартуга чыктылар. «ПАД» МУП директоры урынбасары Илшат Гыйльмиев сөйләвенчә, шәһәр урамнарына 92 берәмлек техника чыккан. Моннан тыш, 20 берәмлек ялланган техника - фронталь төягечләр һәм үзбушаткычлар эшли: "Көн саен төнлә 60 берәмлек техника эшли, көндез - 110 берәмлек чамасы чыга. Өстәвенә, юл эшчеләре дә" ,  –  дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, юл полотносын чистартуда төп проблемаларның берсе - төп проспектларда һәм урамнарда калдырылган автомобильләр.

Бүген юлларны чистарту вакытында эвакуатор эшләде.

Юлларны кардан арындыру Р. Беляев проспектында башкарыла: Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр, Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр, шулай ук 16 комплекска керү юлы. Халыклар дуслыгы проспектында: Мәскәү проспектыннан Әхмәтшин урамына кадәр, Ш.Усманов урамыннан алып Раскольников урамына кадәр. Фоменко проспектында: Гостевадан Авангардка кадәр, ә аннары М7 юлына кадәр. Батенчук урамы: М. Җәлил проспектыннан алып Тукай яр буена кадәр.

Сөембикә проспектында – җирле юл 23, 24, 25 комплекслар. Эшләр 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Якшәмбе, 17 гыйнвар 2021, 11:12