Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 657 очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 310,3 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,5%ка кимрәк. Саннарны шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев җиткерде. Ул шулай ук коронавирустан вакцинацияне узарга теләүчеләрнең барысы да территориаль поликлиникаларга мөрәҗәгать итә ала, дип билгеләп үтте: "Бу атнада шәһәрнең дәвалау оешмаларына вакцина килүен көтәбез, вакцинацияне дәвам итәчәкбез".

Наил Мәһдиев җаваплы кешеләргә шәһәрнең эре предприятиеләрендә вакцинация үткәрү өчен кирәкле шартлар булдырырга кушты: «Бу уңайлы бит, эшкә килдең, чиратсыз гынә кирәкле процедуралар ясаттың, вакцинация уздың. – Бу сезнең өчен дә уңайлы, чөнки поликлиникага коронавирус инфекциясе белән бәйле булмаган башка мөрәҗәгатьләр буенча кешеләр күп килә. Поликлиника челтәре дә, безнең хезмәт коллективларыбыз да әзер булырга тиеш: КБК, «КАМАЗ», «ТЭМПО», эре азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, меңләгән коллективлар эшли торган төзелеш индустриясе предприятиеләре», - диде мэр.

Билгеләп үтик, бүген 102 кеше медицина күзәтүе астында тора, шуларның 48е – элемтә нәтиҗәсендә инфекөия йоктырган. 7 641 кеше, авыру билгеләре булмау һәм күзәтү вакыты бетү сәбәпле, медицина исәбеннән төшерелгән.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 08:46