Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 3 796 кеше теркәлгән. Гыйнвар аенда эш эзләп 847 Чаллы кешесе мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге башлыгы Татьяна Быданова җиткерде. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,35 % тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзерге вакытта 1,72% билгеләнгән.

Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 895 вакансия бар. Шәһәрнең 929 предприятиесе «Работа в России» порталында теркәлгән. Ел башыннан 558 кеше эшкә урнаштырылган.

Дүшәмбе, 1 февраль 2021, 09:25