Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбән булачак, минималь температура -25..-30 градуска кадәр аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -37 градус фаразлана. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.

Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар. Җил алмашучан  секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-27 градус, аязган вакытта -29..-34 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -16..-19 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

Пәнҗешәмбе, 18 февраль 2021, 14:10