Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы Россия территориясендә Нюрнберг трибуналы карары нигезендә җинаять кылуда гаепле дип табылган кешеләрнең сурәтләрен күрсәтүне тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Нацизм идеологиясенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен кулланыла торган яки нацизмны пропагандалау, аклау билгеләре булмаган очрак кына искәрмә була ала.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде: "Бөек Җиңүнең 75 еллыгында кайбер гражданнар Үлемсез полк геройлары белән бергә нацистларның фотосурәтләрен урнаштырды. Бу гамәлләр безнең гражданнарны тетрәндерде һәм тирән ихтирамга лаек ветераннарыбызның йөрәкләрендә бик зур каршылыклы хисләр калдырды. Тыныч тормыш өчен көрәштә 27 миллионнан артык ватандашларыбызны югалткан илебездә, безгә күпме афәт китергән кешеләрне олылау кабул ителми. Без ветераннарны, геройларны, өлкән буынны хөрмәтлибез һәм мин илебез, дәүләтчелек, бердәмлек нәкъ менә шушы традицияләрдә саклана дип саныйм. Бу – безнең тарихи чынбарлык, нигезебез, без бүген шуңа таянып яшибез һәм киләчәкне төзибез", - дип билгеләп үтте ул.

Төзәтмәләрне "Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүен мәңгеләштерү турында" һәм "Экстремистик эшчәнлеккә каршы көрәш турында" законнарга кертү күздә тотыла.

Җомга, 19 февраль 2021, 10:07