Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан бирле «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 1 789 кеше мөрәҗәгать иткән. Учетта торучы эшсезләр саны бүгенге көндә 3 074 кеше тәшкил итә. Ел башыннан эшсезләр саны 1 553 кешегә кимегән. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында «Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры урынбасары Жанна Хайрова сөйләде. Кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында бүген 6 068 вакансия бар. 930 предприятие "Рәсәй эше" порталында теркәлгән. Ел башыннан бирле 1 182 кеше эш белән тәэмин ителгән, шуларның 611е февраль аенда. "Эшсезлек дәрәҗәсе кими, вакансияләр саны Яр Чаллы шәһәрендә эшләргә теләүчеләр өчен җитәрлек. Шуңа күрә шәһәрдә эшләү мөмкинлеге һәм теләге булучылар өчен зур киеренкелек юк. Алты меңнән артык вакансия-бу нәкъ менә үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлеге" , - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Дүшәмбе, 1 март 2021, 10:10