Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Александрович Сидоров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Владимир Александрович Вологда өлкәсенең Перцово авылында туа. Сугыш елларында колхозда эшли. 1952-1955 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елда Казахстан ССРның Кустанай шәһәренә китә, анда Автобазада шофер булып эшли. 1970 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы АТХ-2дә шофер булып эшли. Владимир Александрович бер ул тәрбияләп үстергән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов һәм Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәветдинов котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Анна Уракова да кушылды.

Сишәмбе, 9 март 2021, 17:01