Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы бизнесны ачу, алып бару һәм юлларның сыйфаты  буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләре рейтингына керде. Яр Чаллы бизнесны алып бару өчен иң уңайлы шартлар тудырылган шәһәрләр исемлегендә өченче урын, иң яхшы юллар һәм юл хуҗалыгы эше буенча икенче урында.

Россия шәһәрләрендә 2020 елда тормыш сыйфатын тикшерү нәтиҗәләрен РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты китерә. 

Юл-транспорт инфраструктурасын бәяләгәндә, җәмәгать транспорты, юлдагы полиция эше, «бөкеләр» һәм юл-транспорт һәлакәтләренә эләгү ихтималы исәпкә алынды.

Исәпкә алынган барлык баллар буенча Яр Чаллы Россия шәһәрләре арасында  тормыш сыйфаты дәрәҗәсе буенча унынчы урында тора.

Чәршәмбе, 10 март 2021, 10:43