Мы в социальных сетях

11 нче Олимпия резервы спорт мәктәбендә хатын-кызлар командалары арасында 8 нче мартка багышланган турнир тәмамланды. Уеннар 15 февральдән 12 мартка кадәр шәһәр мәктәпләре һәм 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында оештырылды. Ярышларның финал өлешенә дүрт команда чыкты: "Стрела", "КФУ", "НГПУ-1" һәм "Термата". Турнир нәтиҗәләре буенча «Термата» командасы җиңүче булды, икенче урында - «Стрела», өченче урында - «НГПУ-1» командасы.

Турнирда Яр Чаллыдан «Стрела», «Драйв», «КФУ», «Орион», «НГПУ-1», «Термата» командалары, шулай ук Зәй һәм Түбән Кама командалары катнашты. Ярышлар Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе тарафыннан шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе, 11 нче олимпия резервының спорт, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе һәм "Союз-Регион" компаниясе ярдәме белән оештырылды.

Дүшәмбе, 15 март 2021, 17:07