Мы в социальных сетях

Җиңү көне алдыннан шәһәр укучылар Советы, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Яр Чаллы бүлекчәсе шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән «Җиңү җырлары», «Җиңү тәрәзәләре», «Герой Йолдызы» дигән хәтер акцияләрен башлап җибәрә.

 «Җиңү җырлары» акциясендә катнашучыларга дуслары яки гаилә әгъзалары белән  сугыш еллары җырын башкарырга тәкъдим ителә, шуны видеога төшерергә һәм социаль челтәрләргә #ГСУПесниПобеды хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен, Бөек Ватан сугышына багышланган танылган һәйкәлләрнең силуэтлары макетларын булдырырга кирәк, аларны кисәргә һәм йорт тәрәзәләренә урнаштырырга мөмкин. Макетлар арасында - Мамай курганындагы «Ватан-ана» скульптурасы, «Бөек Ватан сугышы елларында Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга» мемориал комплексы («Алёша сыны»), «Перемилов биеклеге», Магнитогорскида «Тыл фронтка» монументыЖуков һәйкәле, «Ржев мемориалы» һәм Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланган башка бик күп һәйкәлләр.  Силуэтлар арасында «Торна» һәм «Торна юлы» сыннары булырга мөмкин. Акциядә катнашучылар тәрәзәләрнең фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #ОКНА_ПОБЕДЫ һәм #РДШРТ #РДШРТ #РДШРТ рәсмиләштерелгән хэштеглары белән урнаштыралар.

«Герой Йолдызы» акциясе - Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларына бирешмичә, чын мәгънәсендә каһарманлык һәм батырлык күрсәткән һәркемгә хәтер билгесе. Бу - Маршал йолдызы да, рядовой пилоткасындагы йолдыз да, "Кызыл Йолдыз" да, Советлар Союзы Геройларының "Алтын йолдызы" да. Акциядә катнашырга теләүчеләр, якыннарының истәлеген мәңгеләштерергә теләүчеләр, үз йолдызларын әзерлиләр. Анда солдатның исеме, фамилиясе, гомер елларын язарга була, күрсәткән батырлыклары турында мәгълүматны һәм аның кайсы фронтта  хезмәт иткәнен күрсәтергә була. Йолдызны үз ишекләренә урнаштырырга һәм аның фонында фотога төшәргә кирәк. Фотолар #ПобедаЧелны #ЗвездаГероя #РДШ #рдшрт #РДШЧЕЛНЫ хэштеглары астында куела.

Пәнҗешәмбе, 29 апрель 2021, 10:34