Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Һөнәри бәйрәмнәре белән Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов котлады:

«Бүген, башка көннәрдәге кебек үк, сез гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торасыз. Сез авыр минутларда ярдәмгә килүчеләр, һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булганнар янәшәсендә. Сезнең хезмәтегез һәрвакытта да зур җаваплылык һәм фидакарьлек, мораль һәм физик көч таләп итүе белән аерылып тора. Бүген безнең алда коронавирус йогышы таралуга юл куймау бурычы торганда, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә аеруча зур йөкләнеш төшә. Һәм сез әлеге бурычны намус белән сыйфатлы итеп башкарасыз», – диде ул.

Илдар Фатыйхов дәүләт бүләкләре тапшырды.

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең Үзәк станциясе мөдире Фәнүзә Поповага «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исеме бирелде. Ул үз һөнәре буенча 45 ел эшли, шуларның 26 сы – Ашыгыч ярдәм хезмәтендә.

«Һәр чакыруга 45 минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә авыруның әйдәп баручы синдромын билгеләргә, кирәкле ярдәм күрсәтеп өлгерергә кирәк, боларның барысын да бик тиз эшләргә кирәк. Безнең эштә һәр хәлгә әзер булырга кирәк», - дип сөйләде Фәнүзә Попова.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибы Наталия Исаченко лаек булды.

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективы  Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Билгеләп үтик, Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме станциясе 67 ел элек барлыкка килгән.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән фельдшеры Наталья Негодина бүләкләнде.

Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тагын 20 медицина хезмәткәре алды. Алар арасында Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшләүче чакырулар кабул итү буенча фельдшерлар, табиб һәм фельдшерлар.

Тантана барышында «2021 елның иң яхшы табибы» һәм «2021 елның урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгече» конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев игълан итте.

Шулай итеп, «Иң яхшы поликлиника табибы» номинациясендә Сугыш ветераннары өчен госпитальнең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Фәридә Шәрифуллина җиңүче булды. «Иң яхшы Ашыгыч медицина ярдәме табибы» номинациясендә җиңүне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең рентгенэндоваскуляр диагностикасы һәм дәвалау буенча табибы, бүлек мөдире Булат Заһидуллин яулады. «Иң яхшы яшь табиб» номинациясендә 5 нче шәһәр хастаханәсенең анестезиолог-реаниматолог табибы Динар Хәлиуллин җиңүче булды. «Иң яхшы стационар табибы» номинациясендә җиңүче булып 5 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевты Гөлназ Хисамиева танылды.

Чәршәмбе, 28 апрель 2021, 18:36