Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда күрсәткән батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырый.

Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары Мария Леонтьевна Залога, Валентина Васильевна Ковальчук, Валентина Федоровна Седина һәм Мария Алексеевна Тимонина белән очрашты. Ул ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов, ТИҮ рәисе Елизавета Глухова һәм 27 нче мәктәп укучылары да кушылды. 

Мария Леонтьевна Залога

Валентина Васильевна Ковальчук

Чәршәмбе, 28 апрель 2021, 17:00