Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

90 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Леонтьевна Первушинаны инсультның авыр формасы белән 5 нче Шәһәр хастаханәсенә алып киләләр. Табиб-ангионевролог, 1 нче неврология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Роман Ефремов сөйләвенчә, ветеранга барлык кирәкле тикшерүләр үткәрәләр, шул исәптән баш миенә КТ һәм МРТда ясаганнар. 

"Клавдия Леонтьевна бик батыр кеше! Ул безнең белән, табиблар белән бергә үз гомере өчен көрәште. Аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез", - диде ул.

Хәзер Клавдия Леонтьевна үзен яхшы хис итә, үзе йөри, хәтта шигырьләр дә укый. Бүгенге көндә ул якыннары белән өйдә, Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Ул табиблар белән сугыш еллары хатирәләре белән дә уртаклашты. 11 яшендә инде ул, өлкәннәр белән беррәттән иртәдән кичкә кадәр эшләгән. Ул елларда балалар ач була, кыш көне бигрәк тә авыр була. Җәй көне, хәзерге вакытта ГЭС поселогы урнашкан урыннарга, кыргый суган артыннан болыннарга йөргәннәрен искә ала ул. Суганны чи килеш яки аннан боламык ясап ашаганнар. Авыр булуына карамастан, сугыш чорында барысы да тату һәм бер-берсенә ярдәм иткәннәр. 

Җомга, 7 май 2021, 15:11