Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориалга чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр алып киләләр. Бүген бирегә чәчәкләрне Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев, шәһәр Хакиме урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид СалаховБашкарма комитет Аппараты Җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, район хакимияте башлыклары һәм идарә башлыклары салды.

"Чаллылылар - кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр. Без бөтен ил белән бергә балаларын һәм туганнарын югалткан якташларыбызның тирән кайгысын уртаклашабыз", - диде Наил Мәһдиев.

Азатлык мәйданында вакытлы мемориал 11 майда оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан ителде.

Чәршәмбе, 12 май 2021, 15:39